Педагогический опыт
Уен эшчәнлеге һәм аны татар теле дәресләрендә куллану тәҗрибәсе.
Бадикова А.А. 12нче мәктәп, 2 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Уен эшчәнлеге темасын алу юкка түгел, уен фән белән кызыксынуны көчәйтә. Баланың мөстәкыйльлелеген, ихтыяр көчен , акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә. Уен милли бердәмлек рухында тәрбияли. Билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Алда китерелгән уен формалары башлангыч сыйныф укучылары, һәм рус телле балалар өчен кулланылырга мөмкин.
Укырга–язарга өйрәтү, дөньяны танып белү, тәҗрибә туплау, тәҗрибә уртаклашу, фән-техника, сәнгать яңалыклары белән танышу, иҗат итү тел ярдәмендә генә була ала. Тел кешенең барлык иҗтимагый эшчәнлеген оештыра. Шуңа күрә дә кеше борын заманнан ук балаларны ана теленә өйрәткән, аның телен шомартуга , сүзлек хәзинәсен арттыруга , сөйләгәндә һәм язганда, аннан дөрес файдалануга бик нык игътибар иткән. Ана, баласына “тел ачкычы” бирү өчен, бишек җыры җырлаган, сүзле уеннар оештырган; үсә төшкәч, такмаклар , тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар өйрәткән, бәетләр әйткән, әкиятләр сөйләгән.
Бала уйнамый тора алмый. Уен - аның өчен белем алу да , тормышка өйрәнү чарасы да. Ул иртән торгач юыну, урын-җир, бүлмә җыештыру кебек эшләрне башкаруны да уйнап, уенга охшатып үти. Төрле һөнәрләр белән уенда таныша. Гомумән, уенда балаларның ирекле ярыш рухы, иҗади тапкырлылык, үткенлек, өлгерлек, җитезлек, мөстәкыйльлек кебек бик кирәкле сыйфатлар тәрбияләнә. Әдәп-тәртип кагыйдәләрен үтәү гадәте дә уенда камилләшә. Оста итеп оештырылган уен балаларда телгә карата кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә этәрә, телне белүнең тормышта кирәклеген төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, узара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә аларда үз көчләренә ышыныч тәрбияләнә.
Дәресләрдә уен элементларын куллану укытучыдан методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның балаларны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы әһәмиятле. Теманы өйрәнгәннән соң үткәрелгән уеннар аеруча уңышлы була. Алар укучыларның сүзлек байлыгын арттыра, “дөрес әйттемме” дигән табигый курку-тартынуны җиңәргә ярдәм итә. Түбәндәге уен үрнәкләрен дәрестә дә, тәнәфестә дә файдаланырга мөмкин. Алар авазлар , сүзләр сүзтезмәләр һәм җөмләләр әйтергә өйрәнгәндә файдалану өчен фонетик, лексик, грамматик уеннарга бүлеп бирелә.
Кушма җөмлә синтаксисын Равил Фәйзуллин иҗаты белән бәйләп кабатлау. (интеграль дәрес эшкәртмәсе)
Яр Чаллы шәһәре 32 нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле укытучысы Сәләхова Разилә Сәит кызы
Кызганычка каршы, татар теле дәресләре елдан-ел киметелә, ә программа күләме кимеми. Бу проблеманы хәл итү өчен, мин әдәбият белән татар теле дәресен берләштереп карадым: “ Кушма җөмлә синтаксисын кабатлау ” темасын Равил Фәйзуллин иҗаты белән бәйләп үткәрдем. Мондый дәресне әзерләү күп вакыт сорый, ләкин ул бик отышлы, чөнки мин дәрестә “ике куянның койрыгын тоттым”: бер дәрес эчендә шагыйрьнең иҗаты да өйрәнелде, кушма җөмлә синтаксисы да кабатланды. Дәресләрдә компьютер куллану вакытны экономияли, тагын да күбрәк материал үтәргә мөмкинлек бирә.
посмотреть полностью
Галиева Наилә Галиевна, Яр Чаллы шәһәре 64нче прогимназиянең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Татар сыйныфларында, төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән эш дәфтәре чыкты. Дәфтәр турында укытучылар өчен мәгълүмат тәкъдим итәбез.
Тел дәресләре югары сөйләм культурасын формалаштырырга, балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышны канәгатьләндерергә тиеш.
Башлангыч мәктәпнең бурычы – укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закон чалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү.
Беренче сыйныфлар өчен эш дәфтәрен төзегәндә бу принциплар исәпкә алынды.
Бала материалны үзе өчен кызыклы булса гына, үзенең ихтиярына туры килсә генә әйбәт кабул итә һәм фикерли башлый, шуңа күрә эш дәфтәренә материал беренче сыйныф балаларының аралашу сфераларына туры китереп сайланылды. Ул коммуникатив юнәлешле итеп бирелә, ә укучыларның танып белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла.
Дәфтәргә төрле кызыклы сораулар, чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп итүче биремнәр кертелде. Һичшиксез мондый биремнәр балада кызыксыну уяталар. Грамматик категорияләрне өйрәнүне эмоциональлеккә, ихтыярсыз хәтергә нигезләп алып бару өчен мөмкинлекләр тудырылган.
Телебезнең эчке үзенчәлекләрен саклау һәм аларны укучыларга – киләчәк буынга җиткерү эше укытучы җилкәсенә төшә. Рус телендә чыккан бик күп төрле әсбаплар чолганышында яшәгән укучының игътибарын туган телендә басылган китаплар белән җәлеп итү өчен, соңгыларның оригиналь булуы да мөһим. Яшь буынны китаплы буын итүдә эш дәфтәрләре дә бик файдалы. Эш дәфтәрендә биремнәр туган тел дәресләрендә өйрәнелгән уку-укыту материалы белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. Биремнәргә татар язучыларының һәм шагыйрьләренең әсәрләреннән, татар халык әкиятләреннән өзекләр, балалар яратып укый торган әсәрләрнең геройлары:Былтыр, Шәвәли,Сертотмас үрдәк,Чукмар белән Тукмар, Алтын балык, Ахмак бүре кертелде.
Дәреслекләр һәм кулланмалар белем бирү белән бергә тәрбия чыганагы да булып торалар, шуңа күрә эш дәфтәренә биремнәр тупланганда бу юнәлеш тә истә тотылды.
|